Дүшәмбе көнне соңгы, 9 нчы, тур уеннары узды. Кара фигуралар белән уйнаган Со әрмәнле Завен Андриасянга каршы уенны тигез исәпкә төгәлләде. Бу бәйге 28 нче чыгышта тәмамланды. Со да, шулай ук Россия вәкилләре Евгений Алексеев, Максим Матлаков, Санан Сюгиров та, Андриасян да, кытайлар Ли Чао, Ма Цюнь, Чжоу Цзяньчао һәм поляк Ячек Томчак та 6,5 очко җыйды.
Турнирның җиңүчеләре исә өстәмә күрсәткечләр нигезендә билгеләнде: алтын Сога насыйп булды, көмеш медальне Андриасян алды, бронза Лига эләкте. Матлаков — 5 нче, Алексеев — 7 нче, Сюгиров — 9 нчы урын алды. Россиянең тагын бер вәкиле Дмитрий Андрейкин 6 очко җыеп, 14 нче урынга калды.