Шахмат турнирының 9 нчы, йомгаклау турында Чжао Сюэ Монголиядән килгән Тувшинтугс Батчимег белән тигез исәп белән уйнады. Икенче кытайлы Цзюй Вэньцзюнь Грузия вәкиле Сопико Гурамишвили белән шулай ук тигез исәп алып барды. Чжао Сюэ йомгак таблицасында 7,5 очко җыйды.
Көмеш медаль, өстәмә күрсәткечләре буенча тагын бер кытайлы Тан Чжуньидан өстен чыгып (7), Цзюй Вэньцзюньгә эләкте (7).
Россияле Анастасия Савина 4 нче урын, Анастасия Бондарчук – бишенче, Алина Кашлинская – җиденче, Ольга Гиря 24 нче урыннарны яулады.