Ефимова 50 метрны 30 секундтан да азрак вакытта йөзәргә тели

2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Россия спортчысы Юлия Ефимова, ниһаять, 50 метрга брасс белән йөзүдә 30 секундтан да азрак вакыт күрсәтергә теләвен һәм моны Барселонада дөнья чемпионатында эшләргә өметләнүен җиткерде.

Сишәмбе көнне Ефимова Казан Универсиадасындагы өченче алтын медален яулады, 50 метрны узу өчен аңа 30,12 секунд таләп ителде. Бу исә Универсиада рекорды.

"Күнегүләр вакытында 50 метрны 31 секунд эчендә унар тапкыр йөзәм, ә монда вакыт бераз тизрәк, ләкин тагын да тизрәк йөзеп, 30 секунд эчендә узасы килә. Әлеге йөзүне аннан караячакмын һәм анализ ясаячакмын. Дөнья чемпионатына бар да булыр дип ышанасы килә”, - диде Ефимова "Р-Спорт" журналистларына. Сишәмбе көнне Ефимова шулай ук 4х100 метрга катнаш эстафетада катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International