Турнирның финалында россиялеләр Польша командасын 3-0 исәбе белән отты.
“Җитди көндәш иде. Бик яхшы әзерләнгән команда. Җиңел булмады. Без Универсиадага яхшы әзерлекле идек. Матчка үзеңне ышандыру, көйләү мөһим иде. Мин башта ук Казанда беренче булачагыбызга ышандым, ләкин моның өчен күп көч түгәргә кирәк булырмы, азмы — анысын әйтү кыен иде”, — диде Вольвич журналистларга. Вольвич "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә җанатарларның ярдәмен дә искә алды. “Шундый хуплап, җан атып торучылар булу бик рәхәт. Залга рәхмәт, Казанга рәхмәт. Уеннан канәгатьлек алдык. Без барыбыз да канәгать, барыбыз да бәхетле”.