4 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «тхэквондо (ВТФ) һәм пара-тхэквондо (ВТФ)» Бөтенроссия олимпия спорт төренең ачык фестивале узачак, ул «Динамо» бөтенроссия җәмгыятенең 100 еллыгына, Чечен Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое А.А. Кадыров истәлегенә 100 ел тулуга багышланган.
Фестиваль ярышлары өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә узачак(адресы: Казан ш., Җәүдәт Фәйзи ур., 2А).
Турнирда катнашу өчен 13 команда заявка бирде: Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Дагыстан, Чечен, Кабарда-Балкар республикалары, Удмуртия Республикасы, Воронеж, Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Ярославль өлкәләре, Пермь крае. Катнашучыларның берсе Токиодагы Паралимпия уеннарының бронза призеры Данил Северов булачак.
Ярышларның мәртәбәле кунаклары сыйфатында ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов һәм башкалар килер дип көтелә.
ЯРЫШЛАР ПРОГРАММАСЫ
3 декабрь
17.00-үлчәү
4 декабрь
10.00-беренчел ярышлар
12.00-фестивальне тантаналы ачу.
13.00 – 16.00 –финал ярышлары.
16.00-бүләкләү тантанасы