Казаннан Сочига

2013 елның 26 июле, җомга

Казаннан Сочига - бер дөньякүләм масштабтагы мультиспорт вакыйгасыннан икенчесенә. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада дирекциясе хезмәткәрләренә тәҗрибәсен кышкы Олимпиадада куллану мөмкинлеге бирелде. Хәзер Казанда вакансияләр ярминкәсе бара һәм ул 3 көн дәвам итәчәк.

"Казанда Сочига хезмәткәрләр туплау буенча вакансияләр ярминкәсе бару безнең озак вакытка сузылган хезмәттәшлекнең гамәли яссылыкка чыгуына ишарәли. Бүген без менә дигән нәтиҗәләр күрәбез - ярминкә зур популярлык казанды, һәм без тарихта иң яхшы Универсиада уздыручы 2013 командасының илебез тагын бер мөһим проектта сынап карый алу мөмкинлегенә ирешүләре белән горурланабыз. Олимпиадада эшләргә теләүчеләрнең барысы да биредә күңелләренә ошаган эш таба алырлар дип өметләнәбез", - диде Аппарат җитәкчесе - "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима.

Исегезгә төшерәбез, Олимпия һәм параолимпия уеннары кысаларында 100 мең кеше (волонтерларны һәм подрядчы оешмаларны да кертеп) җәлеп ителәчәк. Казаннан килүчеләрне вакытлы персонал буларак җәлеп итәчәкләр. беренче төркем 2013 елның 1 сентябреннән үк эшкә керешәчәк һәм 6 ай хезмәт куячак. Кайбер категорияләр эшкә соңрак керешәчәк. Барлык вакытлы персонал да экипировка белән тәэмин ителәчәк, укулвр узачак. "Сочи 2014" оештыру комитеты шулай ук чит шәһәрләрдән килеп эшләүчеләрне урнаштыруны да үз өстенә ала. 

"Бүген без төрле позицияләрдә эшләргә дәгъва кылучы кандидатлар белән интервью уздырабыз. Без Универсиаданың штаттагы хезмәткәрләрен дә, вакытлыча хезмәт куючыларны да кабул итәбез. чараларда хезмәт күрсәтәче персонал ноябрь-декабрьдә эшкә керешәчәк", - дип сөйләде "Сочи 2014" проектына персонал туплау буенча рекрутерлар төркеме җитәкчесе Фаина Санджиева.

 Лингвистик хезмәт, туклану, аккредитация, транспорт, чараларда хезмәт күрсәтү, спорт-продакшн - болар барысы да вакансияләр исемлегенең кайберләре генә (барлыгы 350 тирәсе). Ярминкәнең беренче көнендә үк 600 гә якын кеше килде.

Ярминкәне оештыручы "Казан 2013" Башкарма дирекциясе персоналын мотивацияләү һәм укыту бүлеге җитәкчесе Юлия Влад: " Кайбер юнәлешләр буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең саны ( Лингвистик хезмәт, туклану,спорт-продакшн) көткәннән дә артып китте. 2013 елгы Универсиадада гаять зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләрнең Сочидагы Олимпия уеннары кебек зур масштаблы чараның да бер өлеше буласылары, анда катнашасылары килә", - диде.

 Кандидатлар булачак вакыйгадан онытылмас хис-кичерешләр алырбыз, Олимпиадада эшләү карьера үсешенә зур йогынты ясар дигән фикердә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International