2013 елның 6 -17 июль көннәрендә узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада россиялеләр өчен айның иң онытылмас вакыйгасы булды. «Левада-центр» сайтында шундый мәгълүмат китерелә. Сорау алу 18-22 июльдә илнең 45 төбәгенең 130 торак пунктында 18 һәм өлкәнрәк яшьтәге авыл һәм шәһәр халкы (1601 кеше) арасында уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарына Казан 5 ел дәвамында әзерләнде. Башкала кунаклары һәм Уеннарда катнашучылар биргән бядән күренгәнчә, Уеннар бик югары дәрәҗәдә узды. Федераль власть органнары белән берлектә бик зур күләмдәге әзерлек эшләре башкарылды, ул беренче чиратта - шәһәр, транспорт, спорт, кунакханә инфраструктурасын әзерләү.
Казан Универсиадасы Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында иң зур масштаблы, ул бөтен юнәлешләр - катнашучылар саны (11778 кеше), илләр (160), спорт төрләре (27), уйнатылган медальләр саны (351 комплект), кунаклар һәм туристлар саны (150 мең кешедән артык), спорт чараларында булган тамашачылар саны (800 мең кеше тирәсе), шулай ук Универсиада телеаудиториясе (3 млрд. кешедән артык) буенча да рекорд куйды.