Сораштыру вакытында Россия җыелма командасының бик күп сандагы алтын медальләр яулавына китергән ике сәбәпне атарга тәкъдим ителде. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты спортчылар җиңүгә махсус әзерлек программасы һәм тренировкаларга җитди карау нәтиҗәсендә иреште дигән фикердә. 14 проценты, ягъни өч тапкыр кимрәге командада олимпия чемпионнары булу белән аңлата. "Күбесе илдә спортка игътибар арту (29 процент), җанатарлар тырышлыгы (27 процент), җиңүгә омтылу (24 процент) ярдәм итте дигән фикерне алга сөрә", - диелә хатта.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сораштыруда катнашучыларның 69 проценты Универсиаданы милли горурлык дип саный. Шул ук вакытта илебез халкының 71 проценты ярышларны күзәтеп барган. Сораштыру илнең 130 торак пунктында 1,6 мең кеше арасында алып барылган. Статистик тайпылышлар 3,4 проценттан да узмый.