Татарстан спортчылары рус шашкасы буенча Россия беренчелегендә 3 медаль яулады

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

27 февральдән 7 мартка кадәр Ярославль өлкәсендә 17 яшькә кадәрге егетләр, 20 яшькә кадәрге һәм 27 яшькә кадәрге юниорлар арасында рус шашкасы буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 29 төбәгеннән барлыгы 200дән артык шашкачы катнашты.

Татарстан Республикасы спортчылары, шахмат, шашка, Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе вәкилләре 3 медаль яуладылар:

Максим Волков (тренеры Ф.Х. Шәйдуллов) тиз программада көмеш медаль һәм 17 яшькә кадәрге егетләр арасында яшенле программада бронза медаль яулый.

Дамир Рысаев (тренеры Д.л. Цинман) 27 яшькә кадәрге юниорлар арасында тиз программада бронза призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International