Кол Шәриф мәчете – “Россия 10” проекты рейтингында 17 нче урында

2013 елның 13 августы, сишәмбе
Соңгы мәгълүматлар буенча, “Россия 10” конкурсының икенче этабында катнаша торган Татарстанның бердәнбер истәлекле урыны проект рейтингында 17 нче урынны алып тора.

Казан символы якынча 233,5 мең тавыш җыйган. Исегезгә төшерик: үткән атнада мәчет 15 нче урында иде. Татарстанның истәлекле урынына тавыш бирү өчен, проект сайтына керергә (тәүлегенә бер IP-адрестан иң күбе 3 тавыш) яки 1880 номерына 15 саны белән SMS-хәбәр юлларга кирәк (НДС белән 3,54 сум).

Тавыш бирүнең икенче этабы 1 нче июльдә башланды һәм 1 нче сентябрьдә тәмамлана. Анда һәр федераль округтан 10 архитектура, мәдәният һәм ландшафт объекты катнаша. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча, 30 истәлекле урын сайлана. Аларның 10сы гына Мәскәү янындагы ландшафт паркында урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International