Казан гимнасткасы Россия җыелма командасы составында Кытайда узган Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннарында алтын медаль яулады

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

23 майда Чунцинда IX Россия-Кытай яшьләр җәйге Уеннарында нәфис гимнастика буенча ярышлар узды, анда Россия җыелма командасы алтын медаль яулады.

Казан гимнасткасы Алиса Ханнанова кергән Россия җыелма командасы төркем күнегүләрендә беренче урынны яулады. Шулай ук команданы Алиса Балан, Алиса Черняева, София лиясова, Елизавета Лозовая һәм Екатерина Тимошенко тәкъдим итте. 

Исегезгә төшерәбез, ярышлар Кытай Халык Республикасының Чунцин шәһәрендә 22-27 май көннәрендә физик культура һәм спорт өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге кысаларында уза.

Россия җыелма командасы составына 158 спортчы, шулай ук 50 тренер һәм белгеч кергән. Россия-Кытай яшьләр җәйге уеннарында сигез спорт төрендә медальләр уйнатыла: бадминтон, баскетбол, волейбол, гандбол, спорт көрәше, йөзү, футбол һәм нәфис гимнастика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International