27-28 апрельдә» Спартак-Татарстан» ФСО ТР ГО Федерациясе белән берлектә «Спартак»Кубогына ГО буенча XIV ачык республика турнирын уздырды. Ярышлар р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча республика спорт мәктәбендә узды.
«Спартак» Кубогын Хөсәенов Аскар, икенче урынны-Гимадиев Артур, өченче урынны – Немлий Игорь яулады.
Ветераннар арасында иң яхшы нәтиҗә – Әлмөхәммәтов Илдар. 9 яшьтән өлкән булмаган егетләр арасында иң яхшы нәтиҗә Газизов Рәсүл, 12 яшьтән өлкән булмаган егетләр арасында Айданалеев Даниель, 16 яшьтән өлкән булмаган егетләр арасында Савукинас Александр.
Хатын – кызлар арасында иң яхшы нәтиҗә: беренче урын Николаева Лера, икенче урын Гималетдинова Азалия, өченче урын Матеюнас Анастасия.
Тантаналы шартларда, турнир тәмамланганнан соң җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, дипломнар, вымпеллар һәм бүләкләр белән бүләкләнәләр. Шулай ук истәлекле бүләкләр судьялар коллегиясе әгъзаларына һәм ветеран һәм «Спартак» советы әгъзасы Владимир Трошкинга тапшырылды.