«Игелекле спорт» 2024 конкурсына гаризалар кабул итү башлана

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Кече территорияләрдә профессиональ булмаган массакүләм балалар спортын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар өчен Тимченко фондының ачык конкурсы.

Конкурсның максаты – кече территорияләрдә профессиональ булмаган, массакүләм социаль спорт проектларын, җәмәгатьчелек тренерларын һәм активистларны эзләү һәм аларга ярдәм итү аша балалар һәм яшүсмерләр өчен булган мөмкинлекләрне яхшырту һәм яңаларын булдыру.

«Игелекле боз» һәм «Безнең ишегалды командасы» номинацияләрендә 70 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәр һәм авыллардан коммерцияле булмаган оешмалар (КБО) һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) (юридик зат булдырып) катнаша ала.

Спорт-белем бирү чараларын уздыруга 200 меңгә кадәр халкы булган шәһәр һәм авыллардан заявкалар кабул ителә.

«Көчле йөреш» номинациясендә 70 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәр һәм авыллардан КБОлар, ТИҮләр (юридик зат булдырып) һәм бюджет учреждениеләре (атап әйткәндә: мәгариф (мәктәпкәчә яшьләрдән тыш), спорт, мәдәният, яшьләр учреждениеләре) катнаша ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International