Яр Чаллыда ГТО студентларының күптөрле ярышларында җиңүчеләр билгеле булды

2024 елның 24 мае, җомга

Яр Чаллыда Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында ГТО комплексы студентларының күптөрле ярышлары тәмамланды.

«Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты максатларына туры килә торган ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 120 дән артык кеше катнашты. Алар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, җирдән этелү һәм тартылу, озынлыкка сикерү һәм башка спорт төрләрендә иң көчлеләрне ачыкладылар.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:

Шәһәрләр арасында:

1 урын — «Чаллы технология техникумы» НТТ ДАҺБУ;

2 урын — «Әлмәт политехника көллияте»ДАҺБУ;

3 урын — «Казан педагогика көллияте»ДАҺБУ.

Авыл районнары арасында:

1 урын — «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте»ДАҺБУ;

2 урын — «Лаеш техник-икътисадый техникумы» ДАҺБУ;

3 урын — «Мамадыш политехник көллияте» ДАҺБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International