Балаларны футбол уенына җәлеп итү өчен булдырылган « Футбол мәктәптә» федераль проекты яңа уку елында да дәвам итәчәк. Проект «Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп гамәлгә ашырыла.
Татарстанда анда республиканың 28 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 122 мәгариф оешмасы катнашачак. Һәр мәктәп Россия футбол берлегеннән методик ярдәм һәм инвентарь җыелмасы, шул исәптән проект өчен махсус эшләнгән һәм әзерләнгән туплар алды.
«Футбол мәктәптә» проектының төп бурычы – физкультура дәресләрендә футбол белән шөгыльләнү өчен, һәр бала әлеге спорт төре белән таныша һәм аны ярата алсын өчен шартлар тудыру. Бу – бала секциягә яки балалар-яшүсмерләр командасына язылуга беренче этап. Шул рәвешле «Футбол мәктәптә» талантлар эзләү системасының бер элементына әверелә һәм, нәтиҗә буларак, бөтен футбол пирамидасының нигез өлешенә әверелә.
Проект биш элементтан тора: футбол белән бәйле физкультура дәресләре үткәрү, мәктәпләр базасында секцияләр оештыру, укытучыларны укыту һәм аларга ярдәм итү, «Футбол мәктәптә» Бөтенроссия Фестивален, «Мәктәп футбол лигасы» һәм «Футбол магниты» конкурсы кысаларында ярышлар үткәрү, «Футбол мәктәптә» проектының аерым юнәлеше «Кызлар өчен футбол» проекты булды. РФСта әзерләнгән белем бирү курсы һәм методик материаллар ярдәмендә укытучылар кызларны футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итү эшен һәм алар өчен фестивальләр һәм төрле активлыклар үткәрәләр.