Казанда 2024 елгы БРИКС илләре уеннары башланды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә И.Шакиров исемендәге «Казан Экспо» концертлар залында Россиядә тарихта беренче тапкыр уздырыла торган БРИКС илләре спорт уеннарын ачу тантанасы булды. Уеннарда бөтен дөньядан 90нан артык илдән 4000гә якын атлет катнашачак. Алар Казан һәм Мәскәүнең 17 спорт объектында 27 спорт төре буенча бүләкләр уйнатачак.

Тантананың рәсми өлеше Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеомөрәҗәгатеннән башланды.

«Кадерле дуслар! Россиядә БРИКС илләре спорт уеннарында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләвемә шатмын.

Ярышлар ике атнага дөньяның йөзгә якын дәүләтеннән өч меңнән артык атлетны берләштерәчәк. Һәм мин ышанам, бу киң колачлы спорт бәйрәме спортның универсаль кыйммәтләрен, тигез мөмкинлекләрне һәм гадел, компромиссыз көрәш тантанасын ачыктан-ачык күрсәтәчәк.

БРИКС уеннары кунакчыл, үзенчәлекле, үз тарихы, күпмилләтле мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән бай, бер үк вакытта киләчәккә омтылган Казан һәм Мәскәү шәһәрләрен кабул итә.

Болар барысы да БРИКСның үз рухын һәм характерын тулысынча чагылдыра – динамик рәвештә үсә торган, үз үзенчәлекләрен саклап, бергәләп масштаблы бурычларны хәл итә торган суверен илләр берләшмәсе, чын партнерлык һәм тигез хокуклы мөнәсәбәтләр үрнәген күрсәтә, алар ышаныч, нык дуслык һәм бер-берсенең мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән.

Безнең оешма химаясендәге спорт уеннарының һәрьяклы сәяси, икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекнең мөһим өлеше булуын билгеләп үтәм. БРИКСның дөнья эшләрендәге роле бик тиз үсә. Шуңа күрә, мин ышанам, шулай ук уеннарның җәлеп итүчәнлеге, сәяси тыкшынудан һәм басымнан азат, бөтен дөнья атлетларын чын-чынлап берләштерә торган ярышлар буларак популярлык та үсәчәк,. Өстәвенә, быел беренче тапкыр алар ачык форматта уза. Димәк, уеннар киңәя барган мәдәниятара диалогның тагын бер символы, халыклар дуслыгын ныгытуга һәм дәүләтләрнең кешеләр мәнфәгатьләрендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлегенә һәм гомуми үсешкә зур өлеш кертәчәк.

Спортчыларга, аларның остазларына уңышлы стартлар, якты җиңүләр, ә тамашачыларга, җанатарларга якты һәм онытылмас тәэсирләр телим.

БРИКС илләренең 2024 елгы спорт уеннарын ачык дип игълан итәм!»- дип белдерде Россия Федерациясе Президенты.

Традиция буенча тантана кысаларында 90нан артык илдән килгән спортчылар парады узды. Аларның кайберләре инде иртәгә, 13 июньдә, БРИКС уеннарының беренче медальләре өчен көрәшкә керешәчәк. Матур костюмлы тамашада Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм җыр һәм бию ансамбле, республиканың атказанган һәм халык артистлары Эльмира Кәлимуллина, Гөлнора Гатина, Антон Полодюк һәм башкалар, шулай ук популяр музыка һәм бию ансамбльләре катнашты.

Ачылу тантанасы вакытында тамашачылар метафорик галәм буенча сәяхәт ясадылар һәм бергә яңа йолдыз — БРИКС уеннары йолдызын ачтылар. Матур номерлар ярдәмендә алар Идел буе Болгары чорына чумганнар. анда кәрваннар, йолдызларга карап ориентлашып, Бөек шәк юлы белән барганнар, белемнәрен арттырганнар, үз илләренең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен баетканнар, халыкара элемтәләрне ныгытканнар.

Аннары тамашачылар Россия рәссамнары, музыкантлары һәм язучыларының әсәрләре белән таныштылар, совет чоры галимнәренең казанышлары, беренче ачучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында күбрәк белделәр.

Ә хәзерге заманның Галәмдәге иң якты йолдызлары спорт йолдызлары булды: алар үз үрнәкләрендә кешелек рухының көчен һәм безнең сәләтләребезнең чиксезлеген күрсәтәләр. Нәкъ менә БРИКС илләренең спорт уеннарында катнашучылар – дөньякүләм спортның яңа йолдызлары, киләчәк буыннар өчен маяклар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International