Бүген Казанда Идел буе спорт университеты базасында Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Эштә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев билгеләп үткәнчә, элегрәк дәүләт башлыгы илдә спортны, шул исәптән балалар һәм массакүләм спортны үстерү векторын билгеләгән иде. Ул бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләде, спорт объектларының сыйфатын һәм күптөрлелеген билгеләп үтте.
«Быел Казанда беренче мультиспорт «Киләчәк Уеннары» узды. Бу яңа, уникаль формат, ул бөтен дөньяда зур кызыксыну уятты. Ярышларда 116 илдән спортчылар катнашты. Әлеге турнирның традицион булачагына шик юк. Кичә республика башкаласында Россиядә беренче тапкыр уздырыла торган БРИКС илләре уеннары старт алды. Аларда 90нан артык илдән атлетлар катнаша. Бу Россиянең ачык ил булуын һәм эре халыкара ярышларны кабул итүен раслый», - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов Казанда бөтен илебезнең физик культура һәм спорт үсешенең актуаль һәм мөһим мәсьәләләре күтәрелә торган киңәшмә уздыру карары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен шундый зур делегацияне кабул итү – зур мәртәбә. Спорт нәтиҗәсендә безнең республика, бигрәк тә Казан, бик нык үзгәрде. 2013 елгы җәйге Универсиада истәлекле вакыйга булды. Аның төп мирасы бай спорт инфраструктурасы булды. Универсиада мирасының шундый объектларының берсендә без бүгенге киңәшмәне уздырабыз», - дип игътибарны юнәлтте ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Универсиада регионда туризм үсешенә ярдәм итте, кунакчыллык инфраструктурасы җитди үзгәрде. Узган ел Татарстан башкаласында 4 млн кунак булган инде. «Бүген без теләсә нинди дәрәҗәдәге чараны кабул итәргә әзер. Киләчәк уеннары зур уңыш белән узды, кичә БРИКС уеннары старт алды. Без Россия Президентына шундый әһәмиятле масштаблы спорт ярышларын кабул итүгә күрсәткән ышанычы өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, күчмә киңәшмә кысаларында күтәрелгән мәсьәләләр бик мөһим. Ил җитәкчелеге профессиональ һәм массакүләм спортны үстерүгә зур игътибар бирә. «Бүген Татарстанда халыкның 63%ы даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Безнең барлык спорт объектларына да ихтыяҗ зур. Спортны без һәрвакыт хуплыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба 2030 елга кадәр балалар-яшүсмерләр һәм массакүләм спортны үстерү үзенчәлекләре турында РФ спорт министры урынбасары Алексей Морозов сөйләде. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты тарафыннан 2030 елга Россия гражданнарының 70% системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү бурычы куелган. «Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Республикада халыкның 63%ы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә – бу 2,3 миллионнан артык кеше. Бу бик җитди сан, гаять зур эш нәтиҗәсе. Татарстанда спорт корылмалары саны 11 мең 820 берәмлеккә җитә, шуларның 5 меңнән артыгы – авыл җирлегендә. Без дә читтә калмыйбыз. 2019 елдан 2026 елга кадәр Татарстанның спорт инфраструктурасына инвестицияләр кертүгә 5 млрд 655 млн сумнан артык акча каралган», - дип өстәде Алексей Морозов.
Владимир Леонов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 75% ка җиткерү бурычын куя. «Спортның төрле төрләре буенча 140 федерация эшли. Республикага 35 төп спорт төре беркетелгән, без анда өстенлек итәргә тырышабыз. Бездә 164 спорт мәктәбе бар. Республикада тренер-укытучыларның хезмәт хакы уртача 53 мең сум тәшкил итә. Бу начар күрсәткеч түгел», - диде министр.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстаннан Россия җыелма командасы составына 957 спортчы кертелгән, бу сан ел саен арта бара. Узган ел алар 965 медаль яулаган. Меңнән артык спортчы айлык стипендия ала. Республика бюджетында бу максатларга ел саен 80 млн сумга якын акча каралган. Тренерларга спортчылар стипендиясенең 50% ы күләмендә акча бирелә.
«Инфраструктура күзлегеннән Казан Олимпия уеннарын уздырырга әзер, бездә моның өчен барысы да бар. Проектта берничә титуллы объект бар. Без фехтование үзәген проектлыйбыз, бу федерация белән уртак проект. Өстәл теннисы буенча биш үзәк төзиячәкбез, бу проектларны тулысынча Федерация финанслый, без коммуникацияләр үткәрәбез. Шулай ук Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу үзәген проектлыйбыз, ул безнең партнер һәм биредә гамәлдә булачак», - дип хәбәр итте Владимир Леонов.
БРИКС Уеннарына килгәндә, республиканың спорт министрлыгы башлыгы турнир башланганчы ярышларда катнашкан бөтен инфраструктураны яңартуларын билгеләп үтте. «Сез [анда] бу көннәрдә булачаксыз, карагыз – бу яңа объектлар диярлек. Реконструкциягә якынча 4 млрд сум җибәрелгән. Безнең өчен бу зур титуллы проект. Бүген Матч-ТВда трансляцияләр башлана, алар шулай ук үз ресурсларын кертәләр. Моннан тыш, интернет-трансляция оештырылган», - дип өстәде ул.
Милли спорт төрләрен үстерү һәм саклау турында Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиянең төрле төбәкләрендә 50гә якын милли спорт төре үсеш ала. «Аларга, шул исәптән закон дәрәҗәсендә дә, финанс яктан ярдәм итәргә кирәк. Татарстанда «көрәш» билбау көрәше бар, катнашучылар күп булган халыкара турнирлар үткәрелә», - диде депутат.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республикада халык уеннары һәм этноспорт буенча методик кулланма чыгару, халык бәйрәмнәре мәйданчыкларын яшьләр арасында әлеге уеннарны алга сөрү өчен актив файдалану турында Карар кабул ителүен өстәде.
Республика Рәисе шулай ук ассызыклаганча, хәзерге катлаулы шартларда, халыкара спорт оешмалары Россияне дөнья спортыннан аерырга тырышканда, ислам дөньясы партнерлары безнең ил белән, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, актив элемтәдә торалар. ИХО әгъзалары булган илләр белән бергә уртак спорт чаралары, шул исәптән ислам илләре катнашында хоккей турниры да гамәлгә ашырыла. Киләсе елда Казанда ислам яшүсмерләр уеннарын уздыру планлаштырыла. «Күп кенә ислам илләре безгә килергә тели. Безнең ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән яхшы элемтәләр бар, без алар белән актив эшлибез. Ислам яшүсмерләр уеннары – Россиянең ябык булмавын күрсәтү өчен тагын бер сәбәп», - диде Рөстәм Миңнеханов.