Әлмәттә аквабайк классында су-мотор спорты буенча Россия чемпионатының 1 этабы узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 80нән артык иң көчле спортчы катнашты. Алар 13 дисциплинада медальләр уйнаттылар. Яшь аквабайкерлар арасында Бөтенроссия ярышлары кысаларында тагын 5 комплект медаль уйнатылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия космонавтлары - Россия Геройлары Антон Шкаплеров һәм Салиҗан Шәрипов катнашты. Баш хөкемдар булып Россиянең спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры, аквабайк буенча дөнья чемпионатының бронза призеры һәм күп тапкырлар Россия чемпионы, бөтенроссия категориясе хөкемдары Вячеслав Колотовкин чыгыш ясады.
ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнүчеләр ярышларда берничә медаль яулады:
- «Ски дивижин GP4 боҗралы узышлар» дисциплинасында Россия чемпионатының 1 этабында спорт мастеры Рөстәм Амерханов җиңүче булды. Көмеш медальне спорт мастеры Павел Колотовкин яулады.
- Ике бронза медальгә Руслан Агләмов лаек булды (ски дивижин GP1 боҗралы узышлар һәм ски дивижин GP1 слалом).
- Егетләр арасында Камил Мөхәммәдиев ски дивижин GP3 дисциплинасында 13-14 яшьлекләр арасында Бөтенроссия ярышларында көмеш призер булды.