Липецкида бу көннәрдә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия Шәхси беренчелеге ярышлары уза. Трап нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 3 медаль яуладылар.
Почет пьедесталына траншея кызлары ике тапкыр күтәрелде. Милена Видманова – 106(1)+16+21 нәтиҗәсе белән алтын, Камилә Вәлиева бронза медаль яулады (103(2)+13+12).
Егетләр арасында Кирилл Багров җиңүче булды. Спортчы квалификациядә 115(3) мишень, ярымфиналда – 17 һәм финалда 24 мишень яулады.
Лидерлар өчлегеннән читтә үз чыгышларын Татарстанда тәрбияләнүче тагын дүрт кеше төгәлләде: Эвелина Андреева, Виктория Туганова, Олег Пантюхин һәм Глеб Агеев. Соңгысы 5 урынны алып, Оештыру комитетыннан 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында иң яхшы нәтиҗә өчен истәлекле бүләк алды.