Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы старт ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.
Регби буенча республика спорт мәктәбе командасы 2016-2017 елгы балалар арасында «булачак чемпионнар лигасы» Бөтенроссия турнирының өченче турында уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан регбичылары бронза медальләр яуладылар.
Татарстан Республикасында дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы – 2026 кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Анда Министрлар Кабинеты Аппараты, Раис администрациясе, республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары командалары катнашты.