Татарстан Республикасы җыелма командасы — кызлар арасында «Смена» Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр

2024 елның 14 июне, җомга

10-13 июнь көннәрендә Пермьдә 2014 елгы кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Смена» Бөтенроссия ярышлары узды. Чара «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры китереп үткәрелде.

Турнирда 9 команда катнашты. Сайлап алу этабында Татарстан Республикасы командалары лидер булды. Нәкъ менә алар финалда алтын медальләр уйнаттылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы «Динамо»-1 спорт мәктәбенең командасын 8:2 исәбе белән җиңеп, җиңүче булды.

Тагын бер команда — «Динамо»-2 ОРССМ – Бөтенроссия ярышларында дебютантлар. Кызлар ярымфиналга эләкмәделәр, ләкин төркемдә 5-8 урыннар өчен уйнадылар. Үзләренең Пермьнән килгән көндәшләрен җиңеп, алар үз төркемчәләрендә ышанычлы рәвештә югары урынны алдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» проекты РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – ил халкын системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International