13 июньдә Казанда шахмат буенча Россия Кубогы этабы — Р.Г. Нәҗметдинов мемориалы төгәлләнде. Турнирда Россиянең 27 төбәгеннән 400дән артык яшь спортчы катнашты. Алар алтын медальләр һәм 590 мең сумлык приз фонды өчен көрәштеләр.
Медальләр 9 яшькә кадәрге, 11 яшькә кадәрге, 13 яшькә кадәрге һәм 15 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә уйнатылды. Татарстанлылар 11 бүләк, шул исәптән 1 алтын медаль яуладылар. Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама буенча танышырга була.
Төп турнирдан тыш, 9 июньдә мемориал кысаларында блиц буенча Р.Г. Нәҗметдиновның Ачык Кубогы узды. Төп турнирда ФИДЕ мастеры Дмитрий Оспенников җиңү яулады (Татарстан Респ.). Икенче урында шулай ук Татарстанда туган Иван Арзамасов.
Кызлар арасында иң яхшысы Дилара Байырлы булды, ә балалар турнирында бронзага Динар Әмиров лаек булды.
11 июньдә турнирда катнашучылар өчен халыкара гроссмейстер Артем Тимофеев 14 тактада берьюлы уйнау сеансы үткәрде, ул мастер файдасына 13:1 исәбе белән тәмамланды. Татарстаннан Степан Зверев һәм Саратов өлкәсеннән Тимофей Алексашин тигез нәтиҗә ясады.