2024 елның 8 августында Чүпрәле районының «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Катнашучыларга 50-100 метр йөзеп чыгарга кирәк иде. Ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры килә торган Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган иде.
Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркат улы Җәләлов сәламләде. Ул барлык катнашучыларны котлады һәм аларга уңышлар теләде.
Турнирның барлык җиңүчеләренә медальләр, грамоталар һәм кубоклар бирелде.
Ярыш кысаларында шулай ук ГТО нормативларын тапшыру оештырылды. Ярышларның иганәчесе-йөзү буенча федерация филиалы җитәкчесе Илнур Исхаков.