10 августта «Олимп» спорт комплексында Физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол ярышлары узды. Чара кысаларында төрле яшь категорияләрендә матчлар уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, физкультурачылар көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:
I урын — «Аякс» командасы;
II урын — «Торпедо» командасы;
III урын — «Олимп» командасы.
Җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Спортта алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!