Физкультурачылар көне уңаеннан Рус Шуган авылында пляж волейболы буенча бәйге үтте

2024 елның 11 августы, якшәмбе

Физкультурачылар көне уңаеннан Рус Шуган авылында пляж волейболы буенча бәйге үтте. 15 нче ел рәттән үткәрелүче әлеге чара быел лаеклы ялдагы физкультура укытучысы Павел Устеряков призына үткәрелде. Павел Устеряковка спорт дөньясына керткән өлеше һәм үсеп килүче буынга биргән лаеклы тәрбиясе өчен Мөслим районы Рус Шуган авыл җирлеге башлыгының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
Пляж волейболында 8 команда көч сынашты.

Исегезгә төшерәбез, физкультурачылар көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International