Кама Тамагында Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 11 августы, якшәмбе

Бәйрәм ведомство бүләкләре, тренерларны, спортчыларны һәм бу көнгә катнашы булганнарны Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләүдән башланды.

Шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы билгеләре тапшырылды.

Аннары оешмалар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, елдан-ел спорт белән күбрәк кеше шөгыльләнә башлый. Моңа «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру да ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә спорт объектлары торган саен күбрәк төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International