Балтач районында Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

9 августта Балтач районның эшләрендә зур уңышларга ирешкән, мактауга лаек физкультура укытучылары, тренерлар һәм спорт өлкәсендә хезмәт куючылар хөрмәтләнде.

Шул ук көнне Байлар Сабасы районында ирләр командалары арасында Физкультурачылар көненә багышланган баскетбол буенча районара турнирында Балтач командасы 1нче урын яулады. Турнирда Кукмара, Балтач, Малмыж, Арча, Саба районнары командалары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, физкультурачылар көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International