Татарстан спортчылары гер спорты буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары

2024 елның 23 августы, җомга

Чолпон-Атада (Кыргызстан Республикасы) узучы гер спорты буенча дөнья чемпионатында һәм беренчелегендә Татарстан Республикасы спортчылары төрле дәрәҗәдәге 3 медаль яулады:

Дөнья чемпионатында 78 кг авырлык категориясендә (озын цикл) 1 урынны Кирилл Ляукин («ТР гер спорты федерациясе», Казан шәһәре, тренеры – Низамова А.А.) яулады.

Дөнья чемпионатында 73 кг авырлык категориясендә (озын цикл) 2 урынны Самат Солтанов алды (Ютазы районының «Олимп» спорт мәктәбенә, тренеры – Вафауллин Р.А.).

Дөнья беренчелегендә (2006 елда туган) 58 кг авырлык категориясендә (озын цикл) 3 нче урынны Пузанкова Анастасия (Чистай шәһәренең «Татнефть Олимп» өстәмә белем бирү учреждениесе, тренеры – Гыйниатуллин А.З.) алды.

Ярышлар 2024 елның 21-26 августында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International