«Динамо-Ак Барс» волейболчылары легендалар Кубогында уйнаячак

2024 елның 25 августы, якшәмбе

26-28 августта «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы легендалар Кубогының төркем этабының беренче турында уйнаячак. Турнир Екатеринбургта узачак.

Быел клуб сезоны Легендалар Кубогы дип аталган яңа турнир белән башлана. Бу трофей өчен узган Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча беренче сигез урынны алган командалар көрәшәчәк. Турнир төркем этабы һәм «Дүртле финалы»ннан тора (якынча 12-13 октябрь). Төркем этабында катнашучылар ике А һәм Б төркемнәренә бүленгән, һәм һәр төркемдә икешәр тур планлаштырылган.

Беренче легендалар Кубогында Казан, Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург, Калининград, Санкт-Петербург, Саратов һәм Тула өлкәләреннән командалар катнашачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы 3 команда турыдан – туры Россия Кубогының чирек финалына чыгачак; 4 урын – 1/8 финалга.

1 турда «Динамо-Ак Барс»ның көндәшләре «Динамо», «Динамо-Метар» һәм «Уралочка-НТМК» командалары булачак.

Расписание:

26 нчы август

13:30 – «Динамо-Метар» - «Динамо-Ак Барс»

27 нче август

13:30 – «Динамо Ак Барс» - «Динамо»

28 нче август

16:30 – «Динамо-Ак Барс» - «Уралочка-НТМК»

Легендалар Кубогының 2 туры 6-8 сентябрьдә Казанның Волейбол үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International