«Динамо» җәмгыяте турнирының алтын һәм көмеш медальләре – Татарстан боксчыларында

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген, 25 августта, «Динамо» җәмгыяте призына ир-атлар арасында бокс буенча бөтенроссия ярышлары рәсми рәвештә тәмамланды. Татарстан спортчылары ике медаль яулады – алтын һәм көмеш.

Санкт-Петербург һәм Ленинград «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган ярышлар 20-25 август көннәрендә Санкт-Петербург шәһәренең «Арена» спорт комплексында узды. Аларда Россия Федерациясенең 20 субъектыннан 114 спортчы катнашты.

Спорт мастеры Игорь Царегородцев, финал көрәшендә Краснодар егете Михаил Прокопьевны җиңеп, 48 кг авырлыкта алтын медальгә ия булды.

Татарстанның «Динамо» җыелма командасының иң тәҗрибәле боксчысы – Европа уеннары чемпионы, Россия чемпионатларында берничә тапкыр җиңүче һәм призер, халыкара класслы спорт мастеры – Бәхтовар Нәзиров 60 кг категориясендә 2 урынны яулады, пьедесталның иң югары баскычын Краснодар краеннан Тенгиз Котояннан калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International