Яңа Чишмә районында «Ялкын» футбол манежы ачылды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Яңа Чишмәдә «Ялкын» ябык футбол манежы ачылды, ул спортның бу төре белән ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Ачылу тантанасында ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, футбол районда бик популяр һәм аны балалар да, өлкәннәр дә ярата. «Ялкын» манежы төрле дәрәҗәдәге футболчыларны ел әйләнәсе профессиональ әзерләүне тәэмин итәчәк, дип өстәде ул.

Сүз уңаеннан, футбол манежлары төзелеше республика халкын системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итә. Бу «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыруга туры килә.

Төзелешнең иганәчеләре – Тәһәветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре. Ачылу тантанасында алар тагын бер бүләк ясадылар, форма, спорт инвентаре һәм футбол туплары сатып алу өчен 1 миллион сум акча бүләк иттеләр.

Муниципалитет башлыгы төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар объектны карадылар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар. Яңа кырда тупка беренче сугу хокукын Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Вячеслав Козлов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International