Төрекмәнстан экспертлары дч-2015 спорт корылмаларын карадылар

2015 елның 27 марты, җомга
Хезмәттәшләренең эше белән танышу өчен экспертлар Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге чемпионатның ярышлар һәм күнекмәләр өчен булган корылмаларын – Су спорт төрләер сараен, “Оргсинтез”, “Олимп”, Буревестник” бассейннарын карадылар. Төрекмәнстан вәкилләре белән очрашуны “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм Дирекциянең генераль секретаре Ранко Тепавчевич үкәрделәр. Кунаклар Казанның спорт инфраструктурасын югары бәяләделәр һәм Төрекмәнстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар: спорт корылмалары һәм 2 млн. кв. километрдан артык мәйданда булачак Спортчылар авылы, шулай ук Ашхабадтагы спорт корылмаларын торак массив белән тоташтырачак монорельслы юл төзелешенә әзерлек турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International