Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан Халыкара мәгълүмат үзәгендә җәмәгать туклануы вәкилләренә хәләл юнәлешендә белем күтәрү турындагы таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты шеф-поварлары “Хәләл система: теория һәм гамәли эш” өстәмә һөнәри белем программасы буенча белем күтәрү курсларын уздылар. Татарстан Республикасы Мөселманнар диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты белгечләре җитәкчелегендә аш осталары бер ай дәвамында кулинарлык осталыкларын камилләштерделәр. Белем күтәрү курслары нәтиҗәләре буенча ТР МДН “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов пешекчеләргә таныклыклар тапшырды.
Әзерлек барышында шеф-поварларга “Хәләл” ризыклар җитештерүдә кулланыла торган чималга һәм ризыкларны әзерләүче хезмәткәрләргә, ризык җитештерү бүлмәләренә, транспорт чараларына, эш коралларына, киемнәргә, ризык тартмалары һәм маркерлауга булган таләпләр, шулай ук ризыкларның ислам нормаларына туры килүләрен раслау тәртибенә булган таләпләр турында сөйләделәр. Тиздән алар алган белемнәрен эштә куллана алачаклар.
Чемпионатта катнашучыларны тукландыруны оештыру концепциясе ФИНА Халыкара йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребсоюз идарәсе белән килештерелгән.
Спортчылар авылында яшәп төп Чемпионатта катнашучыларны тукландыруны Идел буе академиясе мәйданнарында “ТАТИНТЕР СЕРВИС” ҖЧҖ компаниясе гамәлгә ашырачак. Ә “Мастерс” категориясендәге чемпионатта катнашучыларны тукландыру эшен Казан теннис академиясендә “Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП башкарачак.
Спорт корылмаларында һәм ачылыш һәм ябылу тантаналары узачак корылмада кешеләрне тукландыру шулай ук “Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУПка йөкләнә.
Туклану пунктларында 4 төрле кухня: европа (урта диңгез кухнясы, “паста” һәм “пицца” өлешләре белән), рус/милли (татар), азия кухнясы һәм хәләл/дини кухня тәкъдим ителә. Вегетарианнар өчен ризыклар һәр зонада булачак.
Спортчыларның көндәлек рационына салкын кабымлыклар (балыклы, итле, сырлы һәм яшелчәле), салатлар, беренче һәм икенче ашлар, гарнирлар керә. Коймак һәм беленнәр пешерү, “Вок” әзерләү зонасы, стейклар әзерләү өчен “Гриль” зонасы булдыру да планлаштырыла. Спортчылар менюына сөт, кондитер, камыр ризыклары, җиләк-җимеш, чәй, кофе кертеләчәк.