Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дебют чемпионатының беренче җиңүчесе билгеле булды

2016 елның 9 сентябре, җомга

Казанның “Динамо” спорт базасында бүген начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионаты финаллары башланып китте. Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша.

Медальләрнең беренче комплекты “кече калибрлы винтовка, 50 м” (КВ-9) күнекмәсендә ир-атлар арасында уйнатылды. Дөнья рекорды куеп, бу төрдә чемпион булып немец Колин Мюллер танылды, ул 202,6 очколы нәтиҗә күрсәтте. "Көмеш" начар ишетүче спортчылар арасында иң титуллы спортчы, турнир фавориты швейцарияле Томаса Мошингта, аның нәтиҗәсе - 200,7 очко. Пьедесталның өченче баскычында Германия спортчысы Себастьян Хермани, ул 180,1 очко җыйды. Россиялеләр арасында иң яхшысы Артем Козлов - бишенче.

Бүләкләү тантанасыннан соң дөнья рекордын куючы, сурдлимпиячеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионы Колин Мюллер Казанда уза торган турнирны югары бәяләде һәм Россия паралимпиячеләренә теләктәшлек белдерде.

“Дөнья чемпионатына кадәр минем Казанга килгәнем юк иде, әмма бу шәһәр һәм Россия турында бары тик яхшы яктан гына беләм. Сезнең югары дәрәҗәдәге ярышларны уздыру буенча уңай тәҗрибәгез зур һәм безнең чемпионат та искәрмә булмас дип уйлыйм”, - диде спортчы. Турнирга әзерлек турында Мюллер: “Мин Германиядә дә, биредә Казанда да өйрәнүләр уздым. Өйрәнүләр атучы өчен экстремаль авыр шартларда узды - яңгыр, җил, салкын, әмма бу мине һич тә куркытмады. Киресенчә, кабаттан ярышлар уза торган залга кайту сәер булды. Мин бу сынауны намус белән уздым. Булдыра алганча тырыштым, алга куйган максатыма планлы рәвештә бардым”, - диде.

Җиңүче тарихта беренче дөнья чемпионатында катнашуына бәйле рәвештә бик дулкынланганлыгын һәм зур җаваплылык тойганлыгын яшерми.  “Беренчел ярышта мин алда булмадым, ул чакта барысы да яхшы килеп чыкмады, әмма мин, хыялыма таба акрын гына барып, нәрсәгә сәләтле икәнлегемне нәкъ менә финалда күрсәтергә теләдем. Сайлап алу ярышында “янып бетмәскә” кирәк - иң мөһиме, финалга эләгү. Аннары инде максималь яхшы итеп чыгыш ясарга кирәк була. Мин чын күңелемнән шатмын, әмма бу безнең барлык команданың уңышы”, - диде немец спортчысы.

Мюллер финалда күпләрнең күп тапкырлар Европа чемпионы булган зат, дөньядагы иң билгеле атучыларның берсе, Швейцария спортчысы Томас Мошинг җиңәр дип уйлаганлыкларын әйтте. “Бик күпләр ул җиңәр дип уйлады. Мошинг - тәҗрибәле спортчы, әмма ул һәрвакытта да җиңүгә ирешми. Аның үз алымнары, минем үз алымнарым. Томас яткан җирдән яхшы ата, әмма башка күнегүләр, начар һава шартлары аңа авыр бирелә. Мин, билгеле инде, үз-үземнән канәгатьмен, җиңү өчен тырышып эшләргә, үзеңә ышанырга кирәк. Без үз-үзебез, үз нервларыбыз белән ярышабыз. Башкаларның ялгышканын көтеп, аңа өметләнеп торырга ярамый”.

Россия җыелма командасы белән бәйләнешле допинг-шау-шуы турындагы сорауга җавап биреп, “алтын” медаль иясе: “Мине, билгеле, дөньядагы күпчелек спортчыларны борчыган кебек үк, Россия паралимпиячеләренең допингка бәйле шау-шу аркасында 4 ел буе әзерләнгән максатларына, хыялларына ирешә алмаулары бик борчый. Моның кем аркасында һәм ни өчен килеп чыкканын әйтә алмыйм, әмма, спортчы буларак, мин һичшиксез коллегаларым яклы. Бар дөньядан булган спортчылар да ярышларда катнашырга тиешләр, спорт ул аерырга түгел, берләштерергә тиеш, - дип белдерде ул. - Әмма мин допингка, спортчыларның аны куллануларына каршымын. Допинг-контроль спортта һәрчак булды, бар һәм булачак. Допинг-контроль начар ишетүчеләр спортында да бар. Без WADA контроле турында беләбез, допинг-офицерлар инде килделәр һәм катнашучыларны тикшерергә әзерләр. Бар спортчылар да, сурдлимпия спортының чиста икәнлеген күрсәтер өчен, тикшерү аша курыкмыйча узарга тиешләр”.

Үз чиратында Казанда уза торган ДЧда көмеш медаль алган Томас Мошинг чемпионатны уздыру дәрәҗәсенең югары булуын әйтте. “Барысы да югары дәрәҗәдә, аны оештыруда катнашкан барча кешеләргә дә зур рәхмәт”, - диде ул.

Үз чыгышына бәя биреп, Мошинг: “Начар түгел. Мин икенче булдым, сурдлимпия атуы буенча тарихта беренче дөнья чемпионаты медале иясемен. Җиңәсе килгән иде билгеле, әмма бездә көндәшлек бик көчле”, - диде. Тел белмәү кыенлыгына мөнәсәбәттә исә: “Мин телләр беләм, әмма безгә, начар ишетүчеләргә аралашу күпкә җайлырак. Ишарәләр теле төрле илләрдә бер-берсеннән аерылмый диярлек, шуңа күрә сәяхәт иткән чакларда да мин лингвистик кыенлыкларга юлыкмыйм”, - ди спортчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International