Казанда бүген “Динамо” спорт базасында начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча беренче дөнья чемпионатының икенче ярышлар көне бара.
Турнирда барлыгы 16 илдән 70кә якын спортчы катнаша. Медальләрнең өченче комплекты пневматик пистолеттан ату буенча ир-атлар арасында уйнатылды.
Казанда бүген ярышлар вакытында инде икенче дөнья рекорды куелды. Кичә начар ишетүчеләр арасында иң яхшы нәтиҗә КВ-9 ярышында күрсәтелгән булса, бүген дөнья рекордын үз исәбенә “пневматик пистолет, 10 м” (ПП-3) күнекмәсендә җиңүче язды. Яңа дөнья рекордын, 195,2 очко җыеп, украиналы Алексей Лазебник куйды. Бу нәтиҗә автомат рәвештә Казанда беренче тапкыр уза торган дөнья чемпионаты рекордына да әйләнде. “Көмеш” исә украиналы Александр Колодийда, аның нәтиҗәсе - 192,4 очко. Бу инде аның Казандагы чемпионатта икенче медале - кичә Колодий “бронза” алган иде. Пьедесталның өченче баскычына, аннан күпкә калышып- 175,8 очко - Россия спортчысы Роман Кузьмин күтәрелде. Ул кичә алган “көмеш”е янына “бронза” да өстәде.
Җиңүдән соң Лабезник Казан һәм турнирның оештырылу дәрәҗәсе турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Миңа шәһәр бик ошады, чиста, матур. Җиңүемә дә бик шатмын, шулай булгач, хис-кичерешләр бары тик уңай гына , - дип белдерде җиңүче. - Биредә тыныч, рәхәт. Тир да зур, яхшы, дөнья һәм Европа стандартлары буенча җиһазландырылган. Оештыру комитеты хезмәткәрләренә һәм волонтерларга тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм”.
Бүген куелган дөнья рекорды турында украиналы: “Мин бик шат, бу нәтиҗәдән бик канәгатьмен. Әмма мин болай итеп беренче тапкыр гына атмыйм инде - үзебездә Украинада өйрәнүләр вакытында куйган рекордымны кабатладым”, - дип белдерде.
“Мин, барыннан да элек, Сурдлимпиягә әзерләнәм һәм анда җиңәргә телим, шуңа күрә төп басымны 2017 елда Төркиядә булачак уеннарга ясыйм. Әмма хәзер дә без программаның һәр төрендә алдыбызга максималь бурычлар куябыз һәм, билгеле инде, җиңәргә телибез. Аның әллә ни сере юк - барысы да тырышлыктан, өйрәнүләрдән һәм үз-үзеңә, үз көчеңә ышанудан тора”, - ди чемпион.
Үз чиратында Роман Кузьмин пуля белән ату спортына ничек килеп эләгүе һәм зур турнирларга әзерләнгән чакта күпме вакыт сарыф итүе турында сөйләде. “Мин үземне яхшы хис итәм, әмма әле тиешле кондициягә җитмәдем, хәзер исә медальгә ихтыяр көче хисабына ирештем”, - диде спортчы старттан соң. “Иң мөһиме, мин үземнең җиңәргә әзер икәнлегемне беләм, үз көчемә иманым камил. Ышаныч булган җирдә җиңү дә була”.
Ярышлар алдыннан булган өйрәнүләр барышы турында россияле: “Без көненә 3-4 сәгать шөгыльләнәбез, ял көннәребез юк диярлек. Өйрәнүләр вакытында без, соңыннан җиңәр, призлы урыннар алыр өчен, бар көчкә эшлибез. Өйрәнгәндә кыен булса, сугышканда җиңел диләр бит”, - дип белдерде. Пуля белән ату ярышларында үзенең көчле яклары турында Кузьмин: “Винтовка белән пистолетны чагыштыру авыр, спортчылар ике төрле коралдан да яхшы итеп бик сирәк очракларда гына ата ала. Мин үземнең пистолетка күнеккән, миңа аннан ату җайлырак. Дистанция һәм уңайлы торыш - анысы инде гадәтләнүдән тора”, - дип белдерде. Ни өчен нәкъ менә шушы спорт төрен сайлавы турындагы сорауга Казандагы ДЧ призеры: “Бу минем язмышым булгандыр, минем биредәге тирга, сурдлимпия атышы дөньясына эләгүемне Аллаһы Тәгалә хәл иткәндер. Бер дә үкенмим, әлеге спорт төре миңа бик ошый”, - диде. Спортчы сүзләренчә, ул ярыйсы ук соң, 19 яшендә генә ата башлаган. Пуля белән ату - спортның тәне белән дә, җаны белән дә көчле һәм акыллы спортчылар өчен булган төре дип саный ул.