Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатында яңа дөнья рекорды куелды

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Казанда начар ишетүчеләр арасында пуля белән ату буенча дөнья чемпионатының дүртенче ярышлар көне драматик финалдан башланып китте. 10 метрдан пневматик винтовкадан ату ярышында төп фаворитлар - Швейцариядән булган данлыклы атучы Томас Мошинг һәм немец Колин Мюллер (50 метрдан ату ярышында Казандагы ДЧ җиңүчесе) “алтын” өчен көрәшә алмадылар.

“Пневматик винтовка, 10 м” (ВП-6) күнекмәсендә көтмәгәндә җиңүче булып Украинаның яшь спортчысы Александр Костюк танылды. Аның күрсәткече - 205,6 очко - яңа дөнья рекорды булды. Икенче һәм өченче урыннар өчен ныклы көрәш барды. Көтмәгәндә Колин Мюллер уңышсыз рәвештә ата башлады, ул бары тик 6 нчы урынга калды. Дүртенче булган Россия спортчысы Роман Пустовойтенкога медаль алуга бераз гына уңыш җитеп бетмәде. “Көмеш” Германия спортчысы Себастьян Херманида, аның нәтиҗәсе - 197,4 очко, “бронза” Томас Мошингта - 178,5 очко.

Яңа дөнья чемпионы һәм саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр арасында яңа дөнья рекорды иясе Александр Костюк уңышның сере үз-үзеңә ышануда, дөрес алып барылган әзерлектә дип белдерде. “Бүген һава торышы яхшы иде, атарга җиңелрәк булды. Узган ел мин Европа чемпионатын откан идем, шуңа күрә җиңү тәмен беләм, - ди Костюк. - Бераз баш авыртып торса да, бу җиңүгә комачаулый алмады”.

Украина спортчысы программаның бу төрендә көндәшлекнең ярыйсы ук зур булуын таный. “Кабаттан Томас белән көч сынашырга туры килде, билгеле инде, дулкынландым, әмма минем өчен барыннан да элек яхшы итеп ату иде. Шул чакта беркем дә сиңа комачаулый алмый. Ату спортында алда баручыларны җиңү бик рәхәт, көндәшлек безне көчле итә - нәтиҗәдә дөнья рекорды, - дип белдерде чемпион. - Безнең тренерлар алдан ук басымны финал ярышларына, бина эчендә атуга ясыйлар, чөнки алар безнең квалификация иләге аша уза алачагыбызга ышаналар. Психологик әзерлеккә зур игътибар бирелә, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Тәкәбберлеккә җиткерергә ярамый, әмма син тырышып әзерләнгәнсең икән, җиңәргә әзер икәнлегеңне белеп торырга тиешсең. Старт алдыннан мин уемда мишеньне күз алдына китерәм һәм аңа эләгергә тырышам, бу даими рәвештә шулай эшләнә, әмма миңа комачауламый, киресенчә, булыша”.

Александр Костюк Казан буенча экскурсия бик ошаганын әйтте. “Безне Казан Кремленә алып бардылар. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең язмышы, батырлык һәм ватанпәрвәрлек тарихы тетрәндерде. “Моабит дәфтәрен” күрәсе килгән иде, әмма аны елга 2 тапкыр гына күрсәтәләр икән. Кол Шәриф мәчете бик матур, Сөембикә манарасы, Иске татар бистәсе дә бик ошады. Без православие динле илдән килгән кешеләр, безгә мөселман дөньясына эләгү, яңа мәдәниятне тою бик кызык. Безнең команда Татарстан халкын Корбан бәйрәме белән котларга тели”, - дип белдерде ул. Украина спортчысы шулай ук Казанда чемпионатның оештырылу дәрәҗәсе бик ошаганлыгын да әйтте. “Татарстан хөкүмәтенең дөнья чемпионатын уздыруга ярдәмен тою бик күңелле. Чемпионат дөньякүләм дәрәҗәдә уза, масштаб сизелә, оештыручыларга рәхмәт. Киемгә карап каршы алалар - атмосфера ачылыш тантанасында ук сизелде. Биредә безне Татарстан Президенты каршы алды, аннары үз резиденциясенә кунакка чакырды, безнең бик күңел булды”, - диде ул.

Алга куелган планнары турында белдереп, Александр әле тагын бер дисциплинада - винтовка-стандартта чыгыш ясарга җыенуын әйтте. “Нәрсәгә сәләтле икәнлегемне күрсәтергә тырышып карыйм, нәрсә килеп чыгар, карарбыз. Ничек кенә булмасын, мин инде бүләксез китмим.Чемпионаттан соң бераз ял каралган, аннары Сурдлимпия уеннарына тырышып әзерләнә башлыйбыз”, - диде ул.

Үз чиратында Томас Мошинг бүген планлаштырылган эшләре килеп чыкмаганга борчылуын белдерде. “Әмма мин нәтиҗәдә җыелып, дан пьедесталына эләгә алуым белән бәхетлемен. Мин тәҗрибәле спортчы, өйрәнүләр процессында барысын да беләм, уңышның сере менә шунда инде. “Алтын” яхшырак булган булыр иде дә бит, әмма иң мөһиме барыбер Төркиядә узачак Сурдлимпиада, аңа яхшылап әзерләнәчәкмен”, - диде спортчы.

Немец Себастьян Хермани үз нәтиҗәсеннән канәгать, әмма бик нык ашыга иде. “Берничә сорауга тиз генә җавап бирә алам, допинг-тестка өлгерергә кирәк. Сурдлимпия спортында хәзер бик нык тикшерүләр бара, әмма без теләсә нинди тестларга да ачык, яшерер нәрсәбез юк. “Көмеш”кә бик шатмын, бу безнең уртак уңыш, оештыручыларга рәхмәт, чемпионат бик югары дәрәҗәдә уза. Алар алга таба да уздырыла торган булыр дип ышанам”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International