Әлки районында хоккей буенча район беренчелеге үтте

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның Әлки районында Яңа ел каникуллары чорында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары булды.

Әлки районында хоккей сезонына узган елның декабрь ахырында старт бирелгән иде. Сезонның беренче ярышы “Алинә” универсаль спорт залы каршында яңа төзелгән хоккей тартмасында узды. Соңгы бер-ике елда районда барлык таләпләргә җавап биргән хоккей тартмалары төзелгән иде, аларның икесе “Татнефть” берләшмәсе ярдәме белән булдырылды.

Һәм менә гыйнварның беренче атнасында Чуаш Кичүе, Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авылларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Чуаш Кичүе мәктәбе командасы икенче, Түбән Әлкинеке өченче урынга чыкты.

Алга таба да әлеге шугалакларда хоккей буенча күп төрле ярышлар үткәрү күздә тотыла, диелә Әлкидән алынган хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International