Республика җыелма командасы hәм «Филадельфия Флаерз» хоккей клубы иптәшләрчә матч үткәрә

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

15 февральдә Казанның Спорт сараенда Татарстан Республикасы җыелма командасы hәм дөнья хоккееның легендасы - «Филадельфия Флаерз» хоккей клубы профессиональ хоккейчылары арасында иптәшләрчә матч булачак. Матчка керү ирекле.

Бозда Татарстан командасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләр дип көтелә. Аның белән янәшә Алексей Чупин, Дмитрий Балмин, Кирилл Голубев, Евгений Захаров hәм “Ак Барс”ның башка хоккейчылары җиңү өчен көрәшәчәкләр. «Филадельфия Флаерз» составында бозга Скотт Макферсон, Эл Секорд, Боб Капентер, Андрей Николишин, Алексей Яшин hәм башка йолдызлар чыгар дип көтелә.

Казанда легендар спортчылар Россиянең спорт башкаласы булып танылган шәhәрнең күренекле урыннары белән танышачаклар. Шулай ук матчның икенче көнендә Казанның hәм республиканың яшь хоккейчыларына мастер-класслар уздырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International