Татарстанның эшче яшьләре ГТО сынаулары тапшырачак

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

17-18 февральдә Казанда Татарстан Республикасы эшче яшьләренең “Мин ГТОны сайлыйм” фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, “Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты, Татарстанның “Хезмәткә һәм оборонага әзер” төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

Фестиваль республика предприятие һәм оешмаларының эшче яшьләре даирәсендә сәламәт тормыш рәвешен, ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын алга сөрүгә юнәлдерелгән.

Фестивальдә 80 кеше – республиканың Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре оешмаларында эшләүче 18-29 яшьтәгеләр катнашачак.

Фестиваль ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 6 нчы баскычына туры килә торган норма тапшыру кагыйдәләре буенча уздырыла.

Программага 100 метрга йөгерү, ир-атлар өчен 3, хатын-кызлар өчен 2 чакрымга йөгереш, 16 килограммлы гер күтәрү, идәндә этенү (егетләр өчен), гимнастика эскәмиясендә баскан килеш туры аяклар белән алга иелү, йөгереп килеп яки урыннан ике аяк белән этелеп озынлыкка сикерү, чалкан ятып, гәүдәне күтәрү (хатын-кызлар өчен), ир-атлар өчен 700 гр, хатын-кызлар өчен 500 граммлы спорт снарядын ыргыту, ир-атлар өчен 5, хатын-кызлар өчен 3 чакрымга чаңгыда узышу, 10 метр ераклыктан утырган яки баскан килеш электрон коралдан ату кебек сынаулар кергән.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга истәлек медале һәм катнашучы сертификаты биреләчәк. ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт сынаулары уңышлы тапшырылган очракта, катнашучылар бронза, көмеш, алтын ГТО мактау билгеләре белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International