Казанда билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры старт алды

2017 елның 17 феврале, җомга

17-18 февральдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренерлары Мәгазь Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә XIII нче Бөтенроссия турниры уза.

Бүген ярышларның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның Билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин сәламләде. 

"Әлеге турнир безнең укытучылар, остазлар – Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгазь Сәхәбетдинов истәлегенә багышлана. Алар белән Татарстан гына түгел, бөтен Россия горурлана. Алар бик яхшы спортчылар гына әзерләп калмады, ә чын ир-егетләр һәм хатын-кызлар да тәрбияләде, аларга тормышка юл ачты. Мине акыллы, зирәк әлеге шәхесләр белән җылы истәлекләр генә бәйли", – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Министр урынбасары шулай ук башка төбәк көрәшчеләренә турнирда катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.

"Әлеге турнирны уздыру – билбау көрәше өчен зур вакыйга. Әсхәт Шәйхетдинов белән Мәгазь Сәхәбетдинов республикада билбау көрәше генә түгел, ирекле көрәш үсеше өчен дә зур өлеш керткән шәхесләр. Бүген аларның эшен шәкертләре дәвам итә", – дип билгеләп узды Әгъзам Гобәйдуллин. 

Ачылыш тантанасында Татарстан көрәшчеләре Булат Мусин белән Дамир Әдиятуллинга Россиянең спорт остасы таныклыгы да тапшырылды.

Бәйгедә Россия төбәкләреннән 250дән артык көрәшче бил алыша. Ярышлар классик һәм ирекле төр буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International