Димитровград шәһәрендә көрәш турниры уза

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә Димитровградта көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турниры уза. 

Россия көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов сүзләренә караганда, быелгы турнир тамашачылар өчен аеруча кызыклы булачак. Биредә Россия чемпионнарының мавыктыргыч бил алышуларын тамаша кылып булачак, ди ул. Әйтик, Төмән командасы составында Россия чемпионы Игорь Волобуев бар, Ульяновск данын Универсиада чемпионы Сергей Павлик яклый. Бактың исә бүген бил алышучылар арасында иң титуллы көрәшчеләрнең  берсе булган, Татарстан көрәшчеләренә яхшы таныш Сергей Павликның зур җиңүләре нәкъ менә шушы турнир аша башлангыч алган икән. Шуңа да ул биредә бил алышырга бик теләп килә.

Гомумән алганда, турнирда катнашырга 15 төбәк көрәшчеләре ризалык белдергән инде. Аеруча Башкортстан, Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Карачай-Черкес, Төмән, Оренбург, Ульяновск, Самара, Пермь, Киров өлкәсе һәм Красноярск төбәге көрәшчеләренең җитди әзерләнүе мәгълүм.

 

16 нчы тапкыр уздырыла торган турнирда 17-18 яшьлек егетләр һәм ир-атлар бил алышачак. Көч сынашулар "Нейтрон" физкультура-сәламәтләндерү комплексында уза. Ярышларның баш хөкемдары – Ульяновск көрәш федерациясе вәкиле, Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Фәнис Җаббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International