Дөньяның сәләтле балалары Сәләт аланнарында ял итә

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикаларында сәләтле балалар һәм яшьләрнең Сәләт берләшмәсе җәйге профильле сменалар уздыра. Бу җәйне узачак 25 сменада 15 мең сәләтле бала катнашачак. 

3-нче июль көнне Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә «Сәләт-Раушан» сменасы, Алексеевск районындагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт-Биләр каласы», Яр Чаллы шәһәрендә «Сәләт-Рухият» һәм «Сәләт-Яр Чаллы», Башкортостан Республикасында – «Сәләт-Кандракүл» аланы старт алды. 

Бүген исә Болгар музей-тыюлыгына «Сәләт-Болгар» катнашучылары юл тотса, Изге Биләргә «Изге чишмә»леләр ашыкты. Биредә VI Халыкара яшьләр уку-укыту форумы өчен палаткалар шәһәрчеге төзелгән инде. Ул быел ике сменада 10- 15-нче һәм 25-30-нчы июль аралагында узачак. 

Сәләт җәйге аланнарының катнашучылары – республикакүләм, бөтенрәсәй һәм халыкара конкурс-фестивальләр җиңүчеләре. Алар татар телен өйрәнергә һәм камилләштерегә омтыла. Сәләтле балалар төрле яклардан бер ноктага җыела: Татарстанның барлык районнарыннан, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән. 

Зөлфия Хәсәнова, Татарстан:
- «Раушан» – шәп программа һәм искиткеч әйдаманнар белән тулы, җылы мохитле алан. Интеллект һәм иҗатның гармонияле синтезы, Сәләт Форумында ел саен онытылмаслык презентация күрсәтү мине битараф калдыра алмады. Шушы аланга эләгү турында хыялланным, ниһаять, бу хыялым чынга ашты. 

Рәис Рафиков, Испания:
- Сәләт берләшмәсенең аланына мин беренче тапкыр килдем. Килдем дә таң калдым! Миңа барысы да бик ошый, аеруча әйдаманнар шәп. Инде бик күп дуслар табып өлгердем, алар белән аралашу миңа татар телен өйрәнергә ярдәм итә. Укытучылар да шәп. Рәхмәт!

Ирина Садыйкова, Финляндия:
- Монда рәхәт! Программа бик эчтәлекле: башта дәресләр, аннары остаханәләр, кичләрен күңел ачу һәм мәдәни чаралар. Биредәге иптәшләремнән күп нәрсәгә өйрәнеп була. 

Баласын Сәләт аланына җибәргән әти-әни тыныч була ала. Балалар белән эшләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү – безнең беренче максатыбыз.

Гөлназ Гыйләҗева, әни:
- Улымны «Сәләт-Раушан» аланына икенче тапкыр җибәрәм. Үзенең дә барасы килде, мин дә Сәләтне бик яратам. Баламны Сәләткә җибәрсәм, аның өчен мин 100% тыныч. Биредә тәрбияле, максатчан балалар, бер-берсе өчен дә үрнәк булып торалар. Татар телен, мәдәниятен дә өйрәнеп үссеннәр, тәҗрибә тупласыннар, дуслар тапсыннар. 

Сәләт аланнарында катнашу өчен гаризалар әле һаман да кабул ителә. portfolio-selet.ru сайтында ИТ-алан «Сәләт-Санак»ка, яшь эшмәкәрләр сменасы «Сәләт-Эшмәкәр»гә, оста куллар өчен «Иске Казан»га, Алексеевск районының сәләтле балалары «Сәләт-Имәнкәй»гә гариза калдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International