Әлмәткә бер төркем велосипедчы килде. Татарстан шәһәрләре буенча мондый веломарафон тугызынчы тапкыр уздырыла, дип яза җирле басма.
Быел ул олимпия хәрәкәте эгидасы астында үткәрелә. Веломарафонда катнашучылар Казаннан старт алган. Әлмәткә 16 кеше килде. Алар барлыгы 1120 км узачак. Һава торышының көйсезлегенә дә карамастан, алар юлны дәвам итәчәк. Финиш 15 июльдә Казанда була. Веломарафонда әлмәтлеләр дә катнаша.