Баулы районында “Төнге лига-2017” дип исемләнгән мини-футбол ярышы уеннары башланды

2017 елның 9 июле, якшәмбе

Баулы районында “Төнге лига-2017” дип исемләнгән мини-футбол ярышы уеннары башланды, дип яза җирле басма.

Соңгы биш елда Баулы районында республика программасы буенча сигез заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Әлеге объектларны балалар һәм яшьләр актив файдалана. Анда алар спорт белән шөгыльләнәләр, аралашалар, төрле ярышлары да шунда уза.

Төнге лига өч ел элек район яшьләр эшләре бүлеге һәм Баулының 2нче спорт мәктәбе тренеры Аршак Микаелян башлангычында үткәрелә башлады. Беренче елда уеннарда шәһәр командалары гына катнашкан булса, соңрак ярышка авыл яшьләре дә кушылды, ә бу елда – Октябрьский шәһәре егетләре дә. Катнашучылар саны елдан-ел арта.

– Бу уеннар сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, спортны үстерү, иң көчлеләрне ачыклау максатыннан үткәрелә, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасына яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Айдар Хәлиуллин. – Быел уеннарны спорт мәйданчыклары булган авылларда уздырабыз. Шәһәрдә төрле спорт чаралары еш үтә, ә авылларда алай түгел, шуңа авыл яшьләрен дә җәлеп итәргә телибез. Егетләр төнге лигада зур теләк белән катнашалар.

Сезонны ачу һәм тәүге уеннар Александровка авылы мәйданчыгында узды. Ул биредә июнь аенда ачылды. Спортны үстерү бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов, Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев һәм Айдар Хәлиуллин яшьләргә мавыктыргыч уеннар теләделәр.

Турнир ай дәвамында барачак, аларда уннан артык команда: “Баулынефть” идарәсе, спорт мәктәбе, яшьләр эшләре бүлеге командалары, “ТМС-групп”, “Интер” (Октябрьский), Александровка, Кызылъяр, Васькино Туйралы авыллары яшьләре катнашачак.

– Мин спорт мәктәбе командасында уйныйм, төнге лигада өченче тапкыр катнашам, – дип сөйләде гимназия укучысы Раниль Габидуллин. – Беренче чиратта, мин монда тәҗрибә алам, футболчы өчен бу бик мөһим.Яңа кешеләр белән танышам, аралашабыз. Уенны яхшы кәеф белән башлыйбыз.

Ярышлар Александровка, Кызылъяр, Васькино Туйралы, Исергәп авылы мәйданчыкларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International