22 апрельдә Волгоград диджитал-футбол буенча федераль сайлап алу турнирын кабул итәчәк, анда Казанда узачак май фиджитал уеннарына бер квота уйнатылачак. Квалификациядә 16 яшьтән өлкәнрәк уенчылар катнаша алачак, алар үз осталыкларын чын мәйданчыкта 5кә 5 форматында да, FIFA'23 уенда да күрсәтергә әзер.
Казан олимпиада резервы училищесы ватерполчылары искиткеч уен күрсәттеләр һәм 24 марттан 1 апрельгә кадәр Әстерханда узган 18 яшькә кадәрге егетләр арасында су полосы буенча Россия беренчелеге финалында көмеш медальләр яуладылар.
2023 елның җәендә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уздырылуга 10 ел тула — студентлар ярышлары өчен рекордлы санда катнашучылар җыелган грандиоз спорт бәйрәме. 2013 елның 6-17 июлендә Татарстан башкаласында 162 илдән 12 меңгә якын катнашучы чыгыш ясады, алар 27 спорт төре буенча 351 комплект медаль уйнаттылар.
2 апрельдә Красноярскида Siberian Power Show 2023 көч спорт төрләренең мультиспорт фестивале кысаларында бодибилдинг буенча халыкара чемпионат узды.
Ир-атлар команда турнирының финалында Мәскәү һәм Россиянең беренче җыелма командалары ярышты.
Чара Татарстан Республикасы һәм бөтен Россия гражданнарын физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү өлешендә «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Ярышлар Казанда 30 марттан 2 апрельгә кадәр узды.
Россия спорт министры «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының дәүләт таләпләрен раслау турында боерык имзалады.
30 марттан 1 апрельгә кадәр Бадминтон үзәгендә «Канатлы Зилант»Бөтенроссия ярышлары узды. Турнир илнең 12 төбәгеннән 130дан артык катнашучыны җыйды. Уеннар биш разрядта узды.
Кичә Гимнастика үзәгендә «Дуслык Кубогы»турниры кысаларында шпагада фехтование буенча ир-атлар ярышлары тәмамланды.