Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының өченче ярышлар көне Александр Красныхның икенче алтын медаль алуы һәм чираттагы рекордлар белән истәлекле булды.
Ир-атлар, ирекле стиль белән 400 метр
Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы һәм зур суда йөзү буенча планета беренчелеге призеры Александр Красных тамашачыларның өметләрен аклады, чираттагы матур җиңүенә иреште.
Омск егете Мартин Милютинның илнең яшүсмерләр рекордын яңартуын да әйтеп китәргә кирәк.
1. Александр Красных (Татарстан Республикасы – 1) – 3:36.83.
2. Вячеслав Андрусенко (Санкт-Петербург – 2) – 3:39.90.
3. Мартин Малютин (Омск өлкәсе) – 3:41.14
“Гомумән алганда һәм старт белән финишны исәпкә алмаганда нәтиҗәдән канәгатьмен. Алары өстендә эшләргә кирәк әле. Үземне яхшы хис итәм, техника ягыннан гына бераз кыенлыклар бар. Зур судан кыска суга күчү авыррак бирелә. Икесе ике төрле дистанция. Спортның ике төре дияргә дә була. Ә минем чирек бассейннан соң 50 метрлыда йөзәсем килми. Биредә барысы да кызыклырак, тизрәк бара”, - ди Александр.
Хатын-кызлар, комплекслы йөзү белән 100 метр
Хатын-кызлар арасында комплекслы йөзү белән 100 метрга ярыш, аны икенче төрле “шәхси эстафета” да диләр, кызыклы булды. Мисалга, ярышларның беренче өлешендә җиңүче булган Виктория Андреева финалда җиңүгә ирешә алмады. Аны Мәскәүдән килгән спортчы Ника Годун узып китте. Ә Виталина Симонова һәм Дарья Карташова бер үк төрле нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм пьедесталның өченче баскычын үзара бүлештеләр.
Кызганыч, бу ярышта беркем дә Европа чемпионатына сайланырлык нәтиҗә күрсәтә алмады.
1. Ника Годун (Мәскәү – 1) – 1:00.10.
2. Виктория Андреева (Пенза өлкәсе – 1) – 1:00.24.
3. Виталина Симонова (Новосибирск өлкәсе – 1) һәм Дарья Карташова (Санкт-Петербург – 1) – по 1:00.63.
“Алтын” алсам да, канәгатьлек алмадым. Бу минем иң яхшы вакыт күрсәткечем түгел, тизрәк тә йөзә алам. Җитмәсә, Копенгагенга барыр өчен тиешле вакытны да күрсәтә алмадым. Ә бу җиңүгә караганда да мөһимрәк бурыч иде. Аркада йөзүдә нормативны үтәргә тырышачакмын. Җыелма командага эләгәсе килә бит!”, - диде Ника Годун.
Ир-атлар, ирекле стиль белән 50 метр
Ир-атлар спринты сюрпризлар китермәде. Сингапурдагы Дөнья Кубогында чыгыш ясаучы спринт короле Владимир Морозов югында беренче скрипка роле зур тәҗрибәгә ия булган Сергей Фесиковка тапшырылган иде, Копегагенга бару юлламасын да ул отты.
1. Сергей Фесиков (ЯНАО – Калуга өлкәсе) – 21.16.
2. Александр Попков (Санкт-Петербург – 1) – 21.32.
3. Андрей Арьузов (Красноярск крае – Калуга өлкәсе) – 21.42.
“Шәхсән минем өчен бурыч беренче урынны алу иде, башкача була да алмый. Бернинди нормативлар һәм өстәмә квоталар турында уйламыйм. Мин җыелма команда лидерларының берсе һәм үземне күрсәтергә тиеш. Әлеге чемпионатка бармый калу турындагы уйны да башыма кертмәдем. Казанда шартлар һәрвакыт искиткеч, оештырылу дәрәҗәсе дә, бассейн да. Йөз генә! Бирегә, травмаларын дәвалаучылардан һәм параллель стартларда чыгыш ясаучылардан кала, Россиянең иң яхшы йөзүчеләре җыелган. Әмма Володяга (Морозов) һәм Кирилл Пригодага бернинди үпкә юк, була да алмый. Алар ил җыелмасы данын яклап Дөнья Кубогында чыгыш ясыйлар, бу да бик мөһим”, - диде Сергей.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 400 метр
Күптән түгел генә кияүгә чыгып, фамилиясен алыштырган спортчы, бу дистанциядә ил чемпионкасы һәм халыкара беренчелекләр призеры Вероника Андрусенко (кыз чагындагы фамилиясе- Попова) бүген Казанда яңа фамилия белән беренче җиңүенә иреште.
1. Вероника Андрусенко (Санкт-Петербург – 1) – 3:59.27.
2. Валерия Саламатина (Свердловск өлкәсе – 1) – 4:00.39.
3. Анна Егорова (ХМАО-Югра – Калининград өлкәсе) – 4:01.80.
Ир-атлар, комплекслы йөзү белән 200 метр
Ир-атларның комплекслы йөзү белән 200 метрга ярышлары Климент Колесниковның чираттагы матур җиңүе белән истә калды. Талантлы Мәскәү егете Казанда инде үзенең өченче рекордын куйды һәм дүртенче медален алды. Бу юлы ул бу дистанциядә Европа һәм Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды.
1. Климент Колесников (Мәскәү – 1) – 1:53.36
2. Семён Макович (Мәскәү – 2) – 1:54.29.
3. Даниил Пасынков (Мәскәү– 1) – 1:54.79.
“Минем өчен һәр старт, һәр рекорд, һәр медаль – яңа тарих, яңа истәлек ул. Казанда менә дигән чемпионат уза, бассейн бик шәп. Ник әле яңа рекордлар куймаска да яңа медальләр алмаска ди! Спортчы өчен барлык шартлар тудырылган икән, ул үзен 100 процентка күрсәтә ала. Мин бу чемпионатка әзерләнгән идем һәм юкка булмаган”, - диде Колесников.
“Яшүсмерләр рекордларының һәм җиңүләрнең үзем өчен бонуслар, алдагы җиңүләргә канатлану өчен кирәк булуларын аңлыйм. Кешеләр мине тагын да тизрәк йөзәр дип көтәләр. Бер караганда, тагын да тизрәк кая инде. Әмма тырышырга һәм эшләргә кирәк, юкса сине онытачаклар. Бу спорт законы”, - дип өстәде спортчы.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 4 тапкыр 100әр метрга эстафета
Әле генә 400 метрга йөзгән Вероника Андрусенко үзендә көчләр тапты, үзен һәм Санкт-Петербург командасындагы дусларын тагын бер җиңүгә китерде. Бу юлы ирекле стиль белән 4 тапкыр 100әр метрлы эстафетада беренче булдылар. Санкт-Петербург-1 командасы илнең яңа рекордын куйды!
1. Санкт-Петербург – 1 (Мария Каменева, Дарья Карташова, Дарья С. Устинова, Вероника Андрусенко) – 3:34.26
2. Свердловск өлкәсе - 1 (Полина Лапшина, Дарья К. Устинова, Валерия, Саламатина, Анастасия Кирпичникова) – 3:35.26.
3. Мәскәү - 1 (Розалия Насретдинова, Катарина Милутинович, Екатерина Кудинова, Полина Осипенко) – 3:38.60.
“Ирекле стиль белән 100 метрга йөзүгә заявка биргән булсам да, соңыннан, үземне начар хис иткәнлектән, йөзмәскә булдым. Ә кызлар молодецлар, тиз йөзделәр. Миңа исә 400 метрлы эстафета да бик җитте. Үзем гадәтләнгән дәрәҗәдә йөздем. Россия чемпионаты минем өчен җыелма командага эләгү мөмкинлеге ул, шуңа күрә тиз йөзәсе, җиңәсе килә. Әмма җиңүләр әле алда – халыкара стартларда дип уйлыйм. Шатлык һәм горурлык хисләрем ташый. Алтын, ил рекорды – һәм болар барысы да хәзер Андрусенко фамилиясе астында. Үз фамилиямне мин инде илдә таныттым, спортчы Попова бүләкләрне күп алды. Хәзер Андрусенко фамилиясен алга этәрәбез. Җиңүләрем счетчигы яңадан эшли башлый”, - диде Вероника.