Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәтенең дүрт вәкиле Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган тантанада хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен шәхсән җиткерде.
2018 елда булачак зур чара – Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатыТМволонтерлары Мария Рязанова (“Россия Федерациясенең “Ел студенты” премиясе иясе, “Ел волонтеры” 2017 номинациясе), Тимур Туфитулов (Татарстан Республикасының “Ел студенты” премиясе иясе, “Ел волонтеры” 2017 номинациясе), Рената Зиннәтуллина (Татарстан Республикасының “Ел студенты” премиясе иясе, “Ел волонтеры” 2017 номинациясе), Алмаз Әскәров ( “Ел волонтеры 2012” премиясе иясе, 2017 елда Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә волонтерлар белән эш буенча менеджер) Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды хәйриячеләре сыйфатында чыгыш ясадылар.
Сигез ел эчендә “Хәйриячеләр китабы” битләрендә 74 мең фамилия тупланды. Бу китапка кертелгән кешеләр Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларыннан, Россиянең 40лап төбәгеннән, шулай ук Германия, Италия һәм башка дәүләтләрдән дә булучылар. Сигезенче томга 6 мең исем кертелде, ә тугызынчы том символик рәвештә волонтерлар исемнәреннән башланды – Россиядә волонтер (ирекле ярдәмче) елы дип игълан ителгән 2018 елда китапка беренчеләрдән булып Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең волонтерлык хәрәкәтенә зур шәхси өлешләрен керткән яшьләрнең исемнәре урын алачак.
“Бу эш бар халыкның, барлык хәйриячеләрнең күңеленә хуш килде. Кешеләрнең күңелләре яхшылык хисе белән тулы. Баштарак мондый хәлне, берничә елдан шундый вакыйга булачагын беркем дә күз алдына китерә алмый иде бит: узган ел эчендә Болгарга 541 мең, Свияжскига – 491 мең кеше килде. Болгар һәм Свияжск музей-тыюлыклары кунакларны җәлеп итүнең яңадан-яңа юлларын уйлап табып кына торалар. Туристлар Татарстанга яратып киләләр. Тукталмый алга барганда күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин. Алга баручылар исә – без, безнең хәйриячеләр һәм проектта катнашучылар. Без булдырабыз! Безнең объектлар объектларны торгызу буенча йөзләрчә еллар буена формалашып килгән халыкара таләпләргә җавап бирә, без моны мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан эшләдек. - диде Минтимер Шәймиев. – Татарстанның туристик потенциалын үстерүгә волонтерлар керткән өлеш исә республика халкының аның тарихи һәм мәдәни мирасына җаваплы һәм игътибарлы карашта булуы күрсәткече булып тора. 2018 елның җәендә Казанга бик күп сандагы туристлар килүе көтелә – биредә дөньякүләм вакыйга, кызыклы матчлар узачак. Әмма безнең өчен кунакларның “футбол” өлешен генә бәяләп китүләре аз, алар бездәге матурлыкны да күрергә тиешләр. Туристлар һәм җанатарлар бирегә килүгә иң беренче волонтерларга мөрәҗәгать итәчәкләр. Болгар, Свияжск һәм башка мәдәни һәм тарихи урыннар турында да туристлар нәкъ менә алар аша беләчәкләр”.
“Возрождение” фондының хәйриячесе булу – һәркайсыбыз өчен зур дәрәҗә. Бүген яшь булу – актив һәм җаваплы булу дигән сүз ул. Илебез һәм туган республикабыз нәрсә белән бай булса, без шул әйберләрне сакларга һәм арттырырга тиеш. Бу хакта мин бүгеннән алып, “хәйрияче” исемен горур йөртеп, барык дусларыма-туганнарыма, якыннарыма сөйләячәкмен. Безнең “волонтерлык” миссиясенең мөһим өлеше – Татарстанның мәдәни һәм тарихи мирасы турында мөмкин кадәр күбрәк кунакларга сөйләп аңлату, аларда безнең байлыкларны үз күзләре белән күрәсе килү теләге уяту. Бездәге матур урыннарны бер кат күргән кешенең бирегә тагын киләсе килеп калачагына иманым камил”, - диде волонтер Рената Зиннәтуллина.