Актаныш районында Көрәш буенча ярышлар узды

2019 елның 19 октябре, шимбә

19 октябрь көнне Актаныш муниципаль районының «Батыр» спорткомплексында М.Гыйлаев истәлегенә багышланган «Көрәш» буенча турнир узды. Ярышлар 2001 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында узды, барлыгы районның урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 135 укучы катнашты, алар 14 авырлык категориясендә иң яхшыларны билгеләде.

Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров сәламләде, ул яшь спортчыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.

Нәтиҗә

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре:

1 урын-Актаныш технология техникумы;

2 урын-Арчаның беренче мәктәбе;

3 урын-Кадет интернат-мәктәбе.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре:

1 урын-Татар Ямалы мәктәбе;

2 урын – Богады мәктәбе;

3 урын-Яңа Әлем мәктәбе.

Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International