19-20 октябрьдә транспорт һәм юл хуҗалыгы КФКлары арасында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы кысаларында шахмат, шашка һәм дартс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Ярышлар шашка, шахмат буенча РСШОРДА, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Казан шәһәрендә узды.
Тармакның җиңүчесе:
- шахмат уены «Каздорстрой» ААҖ командасы булды. Икенче урынны «Татаэронавигация»филиалы командасы алды. Өченче урында - «Метроэлектротранс» МУП командасы.
- шашка буенча Казан шәһәре МУП ПАТП-2 командасы булды. Икенче урынны Казан шәһәренең ПАТП-4 МУП командасы алды. Өченче урында - «Метроэлектротранс» МУП командасы.
- дартс «Метроэлектротранс»МУП командасы булды. Икенче урынны «Транспроект»АҖ командасы алды. Өченче урында-Казан шәһәре МУП ПАТП-4 командасы.
Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар, вымпеллар белән бүләкләнде. Командалар составында җиңүче һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.