Алексеевск районында универсаль спорт мәйданчыклары ачылды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

30 июльдә Алексеевск муниципаль районында ике универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкларны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты.

Беренче спорт объекты Алексеевск штпда урнашкан. Спорт мәйданчыгы мини-футбол уеннары өчен билгеләнгән. Икенче баскетбол-волейбол мәйданчыгы Биләр авылында урнаштырылган.

Шулай ук чарага ТАССРның 100 еллыгы әләмен дә хөрмәтләделәр.

«Бу яңа спорт мәйданчыгы Алексеевск җире дан тоткан яшьләр һәм район спортчылары өчен искиткеч бүләк. Аның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, республика программалары ярдәмендә авыл территорияләре яши һәм үсә», - дип билгеләп үтте Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов.

Объектлар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла.

2013-2020 елларда Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 1119 спорт мәйданчыгы төзелде. 2020 елда программа ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы файдалануга тапшырылачак.

2013 елдан Алексеевск муниципаль районында 15 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 1 блоклы модульле чаңгы базасы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International